Түбән Идел археологик экспедициясе

2005 елда оештырылган Түбән Идел археологик экспедициясе А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Мари дәүләт университеты һәм Әстерхан фәнни-мәдәни оешмаларының уртак проекты булып тора.

Экспедиция 1957 елны Түбән Идел төбәгендә археологик эзләнүләрне башлап җибәргән Идел буе (Поволжская) археология экспедициясенең традицияләрен дәвам итә. Әстерхан өлкәсендә алып барыла торган эзләнүләр Алтын Урдада шәһәр төзү, административ һәм сәүдә-һөнәрчелек үзәкләре эшчәнлеген, шулай ук IX – XIII йөзләрдә Идел дельтасында яшәгән халыклар тормышын күзалларга мөмкинчелек бирә.