Элгәреге Болгар археологик экспедициясе

Экспедиция 1964 елда барлыкка килә, 50 ел дәвамында аны Е.П.Казаков җитәкли. Экспедиция Көнчыгыш Европадагы иң зур елгалар кушылган яктагы сәүдә-һөнәрчелек урыннарын өйрәнде. Е.П.Казаковның берничә монографиясе бу эзләнүләрнең нәтижәсе булып тора.

Урта гасырларда бу төбәкләр “Бөек Идел юлында” үзәк районнарнын берсе булып торса, бүгенге көндә алар Куйбышев сусаклагычының агрессив йогынтысын тоя.

Е.П.Казаковның төп тикшеренүләре Спасс районының Әҗмер авылы тирәсенда бара. Бер яктан бу тирә археологик объектларның күплеге һәм төрлелеге белән аерылып торса, икенче яктан монда сусаклагычның тискәре тәэсире аеруча сизелә. Мондый үзенчәлек аркасында экспедиция эше нигездә саклау-коткару(охранно-спасательный) юнэлешендә бара.