Биляр экспедициясе

А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Биляр экспедициясе 2019 елнын 26 июненнән башлап 28 августка кадәр тарих фәннәре докторы Ф.Ш.Хузин һәм тарих фәннәре кандидаты З.Г.Шакиров җитәкчелегендә Татарстан республикасының Алексеевский районында урнашкан Биләр шәһәре урынында казу эшләрен алып барды.

Экспедиция төркемендә Казан дәүләт университеты, университетының Алабуга институты һәм Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентларының археологик практикасы узды. Шулай ук экспедиция эшендә Татарстан республикасының Милли музей вәкилләре һәм студентларның хезмәт отрядлары вәкилләре катнашты.

Казу эшләре Биләр шәһәр урынының Эчке шәһәренд барды. Монголларга кадәрге чордагы Идел Болгар иленең башкаласы Биләр шәһәренең X гасыр – XIII гасырның өчтән бер өлешенә караган торак, хуҗалык һәм җәмгать объектлары өйрәнелде.

Казу эшләре барышында шактый көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары, кызыл балчыктан, сөяктән, пыяладан, кара һәм төсле металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре табылды.