«Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» номинациясенә багышланган Халыкара гамәли семинар

Актау шәһәрендә ЮНЕСКО һәм Япон траст фонды (Japan FiT) тарафыннан «Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» номинация процессын хуплау» темасына багышланган беренче гамәли семинар үткәрелде (Фаза III).
Әлеге чара Казахстан Республикасы ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комитеты, Казахстан Республикасы Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы, Маңгыстау өлкәсе хакимияте ярдәмендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы үзәге (Париж), РИБ “QazaqGeography” (Астана), Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд) тарафыннан оештырылды.
Семинар үз мәйданчыгына Казахстан, Әзербайҗан, Россия Федерациясе, Иран, Япония, Бөекбритания, Италия фәнни оешмаларыннан күп санлы галимнәрне җыйды. ТР Фәннәр академиясенең Археология институтыннан фәнни эшләр буенча директор урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Р.Р. Саттаров катнашты.
Семинарда Ефәк юлы белән бәйле тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен заманча документлаштыру этаплары турында фикер алышынды, шулай ук инвентаризацияләү, эчке чагыштырма анализ, Атаклы универсаль кыйммәтлек потенциалын билгеләү, «Ефәк юлы: Идел-Каспий коридоры» серияле трансконтиненталь номинациясе компоненты буларак Каспий буе төбәгенең тарихи-мәдәни мирасы документациясе пакетын җыю эшләрен дәвам итү зарурлыгы ассызыкланды.