“Дивногорье” музей-тыюлыгында “Һөнәри мирасчылар” җәйге мәктәбе

“Дивногорье” табигый архитектура-археология музей-тыюлыгында “Һөнәри мирасычылар” реставрация мәктәбе узды. Әлеге чара Владимир Потанин хәйрия фондының “Музей 4.0” конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылды. Чараны оештыручылар: “Дивногорье” музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты.

Реставрация мәктәбе музей хезмәткәрләрен, археологларны һәм рәссам-реставраторларны кырдагы археологик табылдыклар белән мөстәкыйль эшләргә әзерләү, шулай ук кыр консервациясе методикасы, археологик коллекцияләрне сакланышын мониторинглау һәм җимерелүгә каршы эшкәртү торышы белән таныштыру бурычларын алга куйды.

Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән белгечләрнең катнашуы тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренең актуальлеген һәм әлеге өлкәдә квалификацияле кадрларның җитмәвен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләре теория һәм практиканы берләштергән дәресләр циклын үткәрде. Өлкән фәнни хезмәткәр Полина Юрьевна Каплан музейда керамиканы реставрацияләү принциплары һәм нигезләре буенча лекцияләр укыды. Фәнни хезмәткәр Павел Владимирович Федан тыңлаучыларны кара һәм төсле металлдан ясалган археологик әйберләрне консервацияләү һәм җимерелүгә каршы эшкәртү нигезләре белән таныштырды. Фәнни хезмәткәр Валентина Александровна Вәлиева археологик коллекцияләрнең сакланышын мониторинглау кагыйдәләре һәм принциплары белән уртаклашты. Тыңлаучылар укытучылар җитәкчелегендә гамәли дәресләр барышында “Дивногорье” музей-тыюлыгының фәнни-ярдәм фондыннан керамика һәм металлдан ясалган 140 археологик әйбернең саклану торышына мониторинг ясадылар һәм җимерелүгә каршы чаралар үткәрделәр.