“Дала Евразиясе урта гасыр шәһәрләре археологиясе” Бөтенроссия фәнни конференциясе
2025 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Дала Евразиясе урта гасыр шәһәрләре археологиясе» Бөтенроссия (халыкара катнашында) фәнни конференциясен ачу тантанасы булды. Чара хакимият, дипломатик корпус, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм студентлар катнашында узды.
Конференцияне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Камалетдинова һәм Казахстан Республикасы А.Х. Маргулан исемендәге Археология институты генераль директоры Акан Онгарулы катнашты.
Тантаналы чара кысаларында ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының яңа басмалары тәкъдим ителде. Әлеге китаплар татар халкының элгәрге тарихына багышланган һәм Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә нәшер ителде.
Конференция үз эшен 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Секцияләр утырышында Россиянең (Мәскәү, Казан, Азов, Әстерхан, Барнаул һ.б.) һәм чит илләрнең (Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Монголия) фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән 60 тан артык әйдәп баручы галимнең чыгыш ясауы көтелә.