“Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәнияте: традицияләр һәм үзара бәйләнеш” халыкара конференциясе

2024 елның 30-31 мартында Казанда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Эврен Рутбил, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Россия Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты директоры Николай Крадин һәм башкалар катнашында “Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәнияте: традицияләр һәм үзара бәйләнеш” халыкара конференциясе узды.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында оештырылган Дала Евразиясен өйрәнү халыкара үзәгенең беренче фәнни чарасы булып тора.

Конференциядә дала Евразиясенең матди мәдәниятен тикшеренүләренең актуаль проблемалары һәм перспективалары; соңгы елларда дала Евразиясен археологик өйрәнүләр нәтиҗәләре; дала Евразиясен тарихи-этнологик тикшеренүләр үсеше; Евразия дала империяләренең терминологиясе һәм чынбарлыгы проблемалары; XVI гасырның икенче яртысында – ХХ гасырның башында Россия дәүләте составына кергән төрки һәм фин-угор халыкларының адаптация, интеграция һәм үзара бәйләнеш формалары турында фикер алыштылар; шулай ук Евразиянең Урда мирасы һәм аның халыкларның тарихи хәтерендәге роле; глобаль дөнья тарихында дала Евразиясенең роле һәм урыны кебек мөһим мәсьәләләр каралды..

Фикер алышулар нәтиҗәсендә Дала Евразиясен өйрәнү халыкара үзәгенең программасы төзелде һәм расланды.

Конференция кысаларында «Русиянең Көнчыгыш сайлавы: кенәз Александр Невский һәм Алтын Урда» түгәрәк өстәле утырышы, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының һәм Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының уртак фәнни хезмәтләре презентациясе, шулай ук «Алтын Урданы өйрәнүчеләр ассоциациясе» Халыкара иҗтимагый оешмасы төзелүнең 5 еллыгына һәм А.Х. Халиков исемендәге Археология институты төзелүнең 10 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Конференциядә Әзербайҗан, Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Монголия, Румыния, Төркия, Үзбәкстаннан, шулай ук Россиянең 28 төбәгеннән тарих һәм мәдәният буенча 120дән артык белгеч катнашты.