Чуваш Республикасының Ялчык районында археологик тикшеренүләр

2023 елның 1 июненнән 15 июненә кадәр Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән уртак фәнни тикшеренүләр планы кысаларында Чуваш Республикасының Ялчык районындагы Олы Таяба шәһәрлегенең археологик тикшеренүләре дәвам ителде.

Ике фәнни үзәк тикшеренүчеләре инде бишенче кыр сезонын әлеге һәйкәлдә уртак археологик тикшеренүләр уздырды. 2023 елның эш максаты – бронза гасырының торак төзелеше конструкциясен өйрәнү һәм Идел Болгары урта гасыр шәһәрлегенең саклау максатыннан корылган ныгытмаларын тикшерү. Эшләрнең гомуми мәйданы якынча 160 кв. м тәшкил итте.

Соңгы бронза гасырының бурадан ясалган торагы тулысынча диярлек өйрәнелде, аның мәйданы якынча 100 кв.м тәшкил итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объект бура мәдәни-тарихи берлегенең төньяк-көнбатыш перифериясендә тулысынча өйрәнелгән беренче торак.

Шәһәрлекнең көнбатыш өлешендә монгол чорына кадәрге Олы Таяба шәһәрлеген саклау максатыннан төзелгән ныгытмаларны өйрәнү өчен казу эшләре алып барылды. Бу эшләр барышында саклау ныгытмаларының тышкы яктан койма өеме рәвешендә калган калдыклары, эчке яктан зур вертикаль баганалар һәм валның үзәк өлешендә янган бураларның калдыклары табылды. Казу эшләре вакытында табылган әйберләрдән күп санлы болгар керамикасы, тимер эшләнмәләре, сфероконус фрагментлары һ.б., шулай ук күп санлы сөяк калдыкларын әйтеп үтәргә мөмкин.

Киләсе кыр сезонында Олы Таяба шәһәрлегендә тикшеренүләр дәвам ителәчәк.