Чуаш Республикасында археологик тикшеренүләр

2024 елның июнендә Чуаш республикасының Ялчик районындагы Олы Таяба шәһәрлегендә күпьеллык археологик тикшеренүләр дәвам иттерелде.

Тикшеренүләр Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты арасында төзелгән уртак фәнни тикшеренүләр планы нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасы буенча үткәрелде.

Олы Таяба шәһәрлеге якынча 28 гектар мәйданны били, ике рәт валлар һәм чокырлар белән әйләндереп алынган, турыпочмаклы формага ия. Һәйкәл X-XIII гасырларга – монголларга кадәрге булган болгар чорына карый. Шәһәрлек территориясендә X-XI гасырларда ислам динен кабул иткән болгар халкы яшәгән, бу Таяба елгасының уң як ярында, Олы Таяба шәһәрлеге каршындагы Олы Таяба каберлеген тикшерү барышында расланды.

2024 елда урта гасыр Идел буе Болгары шәһәрлегенең 252 м2 мәйданында саклану корылмалары өйрәнелде. Археологик казу эшләрен башкарганда саклану ныгытмаларының тышкы яктагы очлы казык рәвешендә калган өлешләре, эчке яктан зур вертикаль баганалар һәм валның үзәк өлешендә янган бураларның калдыклары табылды. Казу барышында табылган әйберләрдән күпсанлы болгар керамикасын, тимердән ясалган эшләнмәләрне, шулай ук бик күп сөяк калдыкларын атап үтәргә мөмкин.

Көньяк валны чистарту барышында 14 метр озынлыктагы җимерелүгә дучар булган участок тикшерелде. Монда, ныгытма калдыклары булган, җир белән тутырылган шундый ук бура рәтләре очрады.

Аннан соңгы этапта Олы Таяба мөселман каберлеге тикшерелде, анда 4 бала һәм 1 өлкән кеше күмелгәне ачыкланды. Тикшеренүләр киләсе елда дәвам ителәчәк.