«Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмә эшенең нәтиҗәләре
2024 елның 10 ноябрендә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы Археология музее тарафыннан оештырылган «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмәсе үз эшен төгәлләде. Ул А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланган иде.
2024 елның 18 апреленнән 10 ноябренә кадәр барган күргәзмә белән, оештырылган төркемнәрне һәм аерым килүчеләрне дә исәпкә алып, якынча 20 мең кеше танышты.
ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә оештырылган күргәзмә проекты республиканың алдынгы музейлары: Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигатъ музей-саклаулыгы, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы, Казан икона шәхси музее ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының Археология музее фондында сакланучы һәм республикабызның иң әһәмиятле археологик һәйкәлләреннән исәпләнүче 1759 данәдән артык археологик табылдыклар урын алды. Киң җәмәгатьчелеккә Тәнкәй каберлегенең элгәрге Болгар чоры каберләрендә табылган уникаль әйберләр (IX-XI гасырлар), Болгар шәһәрлегеннән – читтән китерелгән савыт-сабалар, Биләр шәһәрлегеннән – нәсел тамгасы (XI-XIII гасырлар), Мурзиха каберлегеннән – таш стелалар һәм җирләү әйберләре (б.э. кадәр IX-VI гасырлар), шулай ук Татарстанда табылган элгәрге чорга караган борынгы таш кораллар (17-8 мең ел элек), борынгы хайваннарның сөякләре (24-10 мең ел элек) тәкъдим ителде. Җыеп әйткәндә, күргәзмәдә 2000нән артык тарихи-мәдәни мираска караган артефакт күрсәтелде.
Күргәзмә эше мәгърифәтчелек чаралары белән үрелеп барды: шулардан Музейлар төнендә үткән «Җанландырылган геройлар» акциясен (18 май), Реставратор көнендә үткәрелгән күннән ясалган әйберләрне реставрацияләү һәм археологик коллекцияләрне камераль эшкәртү буенча мастер-классын (1 июль), «Миллиард. Татар» лекториясе кысаларында укылган «татар Еланының (Зилант) килеп чыгышы һәм аның Кытай аждаһасы белән уртаклыгы» лекциясен (2 август), Археологлар көнендә Россия Фәннәр академиясенең Археология институты оештырган «Ачык археология көннәре» кысасында уздырылган «Археолог күзлегеннән Казан Кремле» дигән лекция-променадын (15-16 август), Сәнгать төнендә үткәрелгән куратор экскурсиясен (4 ноябрь), «Манеж» күргәзмә залы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Архемафия» уенын аерып күрсәтергә була.