Болгардагы Алтын Урда утарын археологик тикшерүләр
Россия Фәннәр академиясенең Археология институты (Мәскәү шәһәре) һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты (Казан шәһәре) уртак экспедициясе кысаларында ЮНЕСКО һәйкәле буларак X-XV гасырлардагы Болгар шәһәрлеге территориясендә борынгы шәһәрнең үзәк өлешендә казу эшләре алып бара. Казу урыны Идел буе Болгарын монголлар яулап алганнан соң төзелгән «Хан сарае» дип аталган зур монументаль корылмадан 50 метр көньяк-көнчыгышка таба ераклыкта урнашкан. Нәкъ менә Алтын Урда чорына Борынгы Болгарның чәчәк атуы туры килә. Тикшерелә торган мәйдан X–XI гасырның иң борынгы шәһәр цитаделе чикләрендә урнашкан, монголларга кадәрге чор катламнарында XX гасырның 80 нче елларында Т.А. Хлебникова тарафыннан археологик казу эшләре вакытында ачыклаган зур агач каркас-баганалы корылма калдыклары сакланып калган булырга мөмкин. Әлеге корылманың максаты әлегә кадәр билгесез булып кала бирә. Элегрәк тикшеренүчеләр бу корылма чокыр белән бергә иртә Болгарның (X – XI гасыр башы) оборона линиясенең бер өлеше булырга мөмкин дигән гипотеза тәкдим иткәннәр иде. Хәзерге вакытта Болгар цитаделе территориясе шактый дәрәҗәдә археологик яктан өйрәнелмәгән булып кала.
Тикшеренү мәйданында эшләр башланыр алдыннан, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белгечләре тарафыннан участокта магнит приборы белән разведка үткәрелде. Әлеге казылма мәйданы 120 кв.м. тәшкил итә. Хәзерге вакытта, Болгарның таркалу чорына туры килә торган Казан ханлыгы чоры белән бәйле булырга мөмкин катламнар ачыкланды. Бу объектларның урнашуы буенча казу эшләре Алтын Урда чорының (XIII – XIV йөзләрнең икенче яртысы) шәһәр утары территориясенә кергән дип әйтергә мөмкин. Табылдык әйберләр (XIII йөзнең икенче яртысындагы көмеш дирһәмнәр хәзинәсе, Ираннан, Кытайдан, Византиядән, Урта Азиядән кертелгән парадлы керамика, Көнбатыш Европа товарлыр өчен кирәкле кургаш пломба (мөһер), төзелеш калдыклары арасында яндырылган кирпеч һәм кызыл балчыкның күп булуы Алтын Урда утарындагы халыкның шактый мул тормышта яшәвен ассызыклый. Якын арада монгол чорына кадәр булган катламнар һәм объектлар өйрәнеләчәк.
Казу эшләрендә Н.Э. Жигалова җитәкчелегендәге Урал федераль университеты (Екатеринбург шәһәре) студент-практикантлары һәм Болгар шәһәре халкы актив катнаша. Эшләр август уртасына кадәр дәвам итәчәк.
А.Г. Ситдыйков (Казан), Д.Ю. Бадиев (Мәскәү)