Болгарда XII Болгар халыкара археология мәктәбе ачылды
2025 елның 13 августында Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгындагы Истәлек билгесе бинасында XII Халыкара Болгар археология мәктәбен ачу тантанасы узды.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәдәният министры Әюпова Ирада Хафиз кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, Спас районы администрациясе вәкиле Исланов Роман Леонид улы, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Ситдыйков Айрат Габит улы, Болгар музее-саклаулыгы директоры Зиганшин Рамил Рөстәм улы, ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы, шулай ук укытучылар составы вәкиле, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ Антропология музее һәм ФТИның өлкән фәнни хезмәткәре Пежемский Денис Валерий улы, шулай ук шул ук көннәрдә Болгарда узган эксперименталь-трасологик экспедиция җитәкчесе, РФАнең Матди мәдәният тарихы институты өлкән фәнни хезмәткәре Скакун Наталья Николай кызы сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар Болгар халыкара археология мәктәбенең фәнни кадрлар потенциалын ныгытудагы мөһим ролен һәм быел сайланган фәнни юнәлеш – төрле материаллардан ясалган археологик әйберләрне реставрацияләүнең – тарихи-мәдәни мирасны саклаудагы әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Әлеге фәнни-мәгариф проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты (Сәмәрканд шәһәре, Үзбәкстан Республикасы). Бу проект «Ватан тарихы» фонды ярдәмендә тормышка ашырылды.
Мәктәп программасы тематик секцияләр буенча фәнни-гамәли эшчәнлекне генә түгел, ә әйдәп баручы белгечләрнең гомуми лекцияләрен дә үз эченә ала. Мәктәп, гадәттәгечә, “Археологиядә фәнара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар” халыкара яшь галимнәрнең фәнни-гамәли йомгаклау конференциясе (2025 елның 24 августы) белән тәмамланачак, анда катнашучыларга үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән таныштыру мөмкинчелеге биреләчәк.
Мәктәп эшендә Россиянең 24 төбәгеннән һәм 5 чит илдән (Беларусь, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан) килгән 80гә якын катнашучы: бакалавриат, магистратура студентлары, аспирантлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, катнаша.
Лекцияләр белән Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт реставрация фәнни-тикшеренү институты, Кунсткамера, Беларусь ФАнең Тарих институты, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ Антропология музее һәм ФТИ, РФАнең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белгечләре чыгыш ясаячак.