Болгарда XI Халыкара археология мәктәбе эшли башлады
2024 елның 14 августында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы мәйданчыгында «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән XI Болгар халыкара археология мәктәбе үз эшен башлап җибәрде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Р.Н. Миңнехановның видеомөрәҗәгате күрсәтелде, шулай ук сәламләү сүзе белән ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халикова исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков; Болгар музей-тыюлыгының фән буенча директор урынбасары А.Н. Фәхретдинов; МДУның Антропология музее һәм фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, б.ф.к. Д.В. Пежемский (Мәскәү); Беларусь Республикасы Милли Фәннәр академиясе Тарих институтының археологик мирасны саклау һәм файдалану бүлеге мөдире, т.ф.к. А.В. Костюкевич (Минск, Беларусь); Россия Фәннәр академиясе Матди мәдәният тарихы институтының Эксперименталь-трасология лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре, т.ф.к. Н.Н. Скакун (Санкт-Петербург) чыгыш ясады.
Фәнни-белем бирү проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд, Үзбәкстан Республикасы).
Мәктәп эшендә Россиянең 16 төбәгеннән һәм 5 чит илдән: Азәрбайҗан (Баку), Беларусь (Минск), Казахстан (Җаек), Кыргызстан (Ош), Үзбәкстан (Сәмәрканд, Термез) республикаларыннан 68 студент, аспирант, яшь галим катнаша.
Мәктәп программасы археоботаника һәм палео-туфракны өйрәнү, археозоология һәм палеоантропология кебек актуаль дисциплинаара фәнни юнәлешләргә кагылачак. Секцияләр кысаларында фәнни-гамәли эш белән беррәттән, катнашучылар гомуми курс лекцияләрен тыңлаячаклар. Шулай ук, традиция буенча, әлеге чара «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» (25 август, 2024 ел) халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак. Анда катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча докладлар тәкъдим итәчәкләр.