Болгарда эксперименталь-трасологик экспедиция

2025 елның 12 августында Болгардагы Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге базасында эксперименталь трасологиягә багышланган экспедиция үз эшен башлады. Әлеге фәнни ысул вакыт һәм эшчәнлек калдырган эзләр буенча борынгы коралларның ничек кулланылганын ачыкларга мөмкинлек бирә. Экспедиция Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты тарафыннан оештырылды. Тикшеренүләрне Наталия Николай кызы Скакун һәм Мәдинә Шакир кызы Галимова җитәкли.

Экспедиция составына Казан, Санкт-Петербург, Самара, Екатеринбург, Чиләбе, Ижау шәһәрләреннән галимнәр, аспирантлар һәм студентлар керә. Шулай ук экспедицягә Сунь Ятсен университетыннан (Гуанчжоу шәһәре, Кытай) профессор һәм аспирант та кушылдылар.

Экспериментларның максаты – “эталон” ягъни борынгы хезмәт коралларын төгәл идентификацияләү өчен тузу эзләре үрнәкләрен булдыру. Экспериментлар Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты эксперименталь-трасология лабораториясенең күпьеллык экспедицияләре вакытында төзелгән катгый төгәл методикалар буенча алып барыла. Тикшеренүләр җентекләп әзерләүне, бурычларны төгәл куюны, борынгы шартларга мөмкин кадәр якынрак шартлар тудыруны, ышанычлы мәгълүматлар алу өчен тәҗрибәләрне күп тапкыр кабатлауны, нәтиҗәләрне статистик эшкәртүне һәм җентекләп теркәүне (җентекле тасвирлау, коралларның рәсемен төшерү, макро һәм микрофотография) үз эченә ала.

2025 елда экспедициядә катнашучылар берничә яңа эксперимент үткәрәчәкләр. Мәсәлән, алар болан тиреләрен ат һәм сыер казналыгыннан ясалган сөяк кораллар белән эшкәртәчәкләр – әлеге кораллар энеолит-бронза чоры торлакларында еш очрый. Алынган нәтиҗәләрне кремнийлы кораллар эше белән чагыштырачаклар. Шулай ук руданы уып ваклау, керамика кисәкләреннән эш кораллары һәм көнкүреш әйберләре ясау, һәм дальверзин тибындагы (Фергана үзәне, Үзбәкстан) уникаль таш уракның ясау технологиясен җентекләп өйрәнү өчен эксперименталь копиясын булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, тикшеренүчеләр кыяклы ашлыклар, үләннәр һәм камышлар кисү, тиренең тар урыннарыннан мездраны алу, шулай ук сөяк һәм мөгезне эшкәртү (игәүләү, кыру, кисү) өчен кулланылган кремнийдан ясалган кораллардагы тузу эзләрен өйрәнүне дәвам итәчәкләр.

Алынган мәгълүматлар галимнәргә төрле тарихи чорлардагы җитештерү процессларын торгызуга, борынгы һөнәрчеләрләрнең осталык серләрен ачуга ярдәм итәчәк.