Болгарда эксперименталь-трасологик экспедиция

14 августтан 27 августка кадәр Болгар шәһәрендә X Болгар халыкара археология мәктәбенә багышланган эксперименталь-трасологик экспедиция уза. Экспедиция Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының уртак проекты булып тора һәм ул  1956 елда археологиядә яңа юнәлешкә нигез салучы – беренчел техниканы өйрәнү буенча танылган галим Сергей Аристархович Семенов тарафыннан башланган кыр эксперименталь-трасологик тикшеренүләр традициясен дәвам итә. Бу юнәлеш борынгы археологиядә революция ясаган, үзендә коралларны файдалану эзләрен өйрәнүне аларны ясау һәм куллану ысулларын эксперименталь тикшерүләр белән берләштерә. С.А. Семеновның «Первобытная техника» китабының инглизчә тәрҗемәсе дөнья күргәннән соң, бу методика бөтен дөнья археологлары тикшеренүләрендә киң кулланыла башлады.

Н.Н. Скакун һәм М.Ш. Галимова җитәкчелегендәге әле экспедициядә Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Чиләбе һәм Самара тикшеренүчеләре катнаша. Экспедициядә катнашучылар төрле хезмәт операцияләрендә кулланыла торган борынгы коралларның репликаларын ясыйлар. Эталон коралларының эшләгәндә кулланылган өлешләрендә калган эзләр микроскоп ярдәмендә фотога төшерелә һәм өйрәнелә. Экспедициядә алынган эксперименталь-трасологик мәгълүматлар төрле тарихи чорларда җитештерү эшчәнлеген реконструкцияләү өчен чыганак булачак.