Болгар шәһәрлегендә археологик тикшеренүләре
2025 елның кыр сезонында ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Болгар шәһәрлегендә күпьеллык тикшеренүләрен дәвам итте. Әлеге шәһәрлекнең үзәк өлешендә урнашкан монгол чорына кадәрге саклау ныгытмаларының көньяк өлешен һәм Алтын Урда чоры объектларын өйрәнүгә аерым игътибар бирелә.
Тикшеренүләр шәһәрлекнең төньяк-көнчыгыш өлешендә 144 квадрат метр мәйданда, танылган архитектура һәйкәле – “Кара пулат” янында уздырыла. Археологик экспедициядә ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты фәнни хезмәткәрләре һәм археологик практика узучы Урал федераль университетының (Екатеринбург шәһәре) тарих бүлеге студентлары катнаша.
Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Болгарның монгол чорына кадәрге фортификацион корылмалары, аның тарихында Алтын Урда чорындагы шәһәр тормышы, шулай ук Урта гасырларда Идел-Камадагы социаль-икътисадый, сәяси һәм этномәдәни вәзгыять турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.