Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгын үстерү буенча проект сессиясе

2023 елның 12-13 сентябрендә Казанда һәм Биләрдә Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты тарафыннан оештырылган Биләр музей-тыюлыгының үсеш импульсларын билгеләү буенча проект сессиясе узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е., Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Әдһәмова Ю.И., Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы Демидов С.А., Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Балтусова О.А., «Sheredega Consulting», «8 LINES» архитектура бюролары вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең фәнни институтлар хезмәткәрләре катнашты. Чарада ТР Фәннәр академиясе А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Хуҗин Ф.Ш. һәм саклау тикшеренүләре бүлеге мөдире Мирсияпов И.Й. катнаштылар.

Беренче көнне эш сәфәре барышында катнашучылар Алексеевск районы һәм Биләр музей-тыюлыгының туристлык потенциалы белән таныштылар. Биләр авылында «Сәлет» яшьләр үзәге базасында фәнни сессия узды, аның барышында ТРның туристик, тарихи-мәдәни, табигый потенциалы системасында музей-тыюлыкның ролен билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Киләсе эш көне Казан Кремленең Кабулханә бинасында узды. Сессия эше максатчан аудиторияне билгеләүгә, объектның уникальлеген һәм, булган чикләүләрне исәпкә алып, тыюлык үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча максат һәм тәкъдимнәр формалаштыруга юнәлдерелде.