Белем алмашу: А.В. Энговатованың Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институтында лекциясе

2025 елның августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтында Россия Фәннәр академиясенең Археология институты директор урынбасары, археология мирасын саклау бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Ася Виктор кызы Энговатованың «Борынгы рус шәһәрләрендә күпсанлы урта гасыр күмү урыннары (РФАнең Археология институты казу эшләре материаллары буенча)» темасына лекциясе узды.

Әлеге лекция эчке белем алмашу буларак оештырылды һәм коллектив өчен мөһим вакыйгага әверелде. Ася Викторовна үз чыгышында XIII гасырда шәһәрләрнең җимерелүен чагылдырган археологик катламнар белән бәйле тикшеренүләр нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Аерым игътибар Ярославль шәһәрендә табылган күмәк кабер материалларына һәм мондый археологик күренешләрне анализлауның заманча методикаларына бирелде.

Лектор бүгенге көндә кулланыла торган стратиграфик ысуллар, цифрлы фиксация, 3D-модельләштерү, төрле төбәкләрдә табылган материалларны чагыштырма анализлау, шулай ук күпсанлы күмү урыннары интерпретацияләүнең дисциплинаара техникалары турында җентекләп сөйләде.
Институт хезмәткәрләре лекциянең югары фәнни дәрәҗәсен генә түгел, ә аның тәҗрибә һәм тикшеренү практикалар мәйданчыгы буларак кыйммәтен дә билгеләп үттеләр. Мондый очрашулар профессиональ җәмгыять үсешенә ярдәм итә, яңа уртак тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр ача һәм фәнни үзәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыта.