Башкортстан Республикасында «Иртә тимер гасыр һәм урта гасырларда Урал-Идел буе» дип аталган семинар узды

2023 елның 17 августында Башкортстан Республикасының Борай районында Халыкларның Бөек күчеше чорындагы Бустанай курган каберлегендә беренче уртак археологик казулар нәтиҗәләре буенча «Иртә тимер гасыр һәм урта гасырларда Урал-Идел буе» фәнни кыр семинары узды. Семинарны оештыручылар: ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты.

Чара 2023-2025 елларда Уфа федераль тикшеренү үзәге һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты арасында уртак фәнни тикшеренүләр турында план кысаларында оештырылды.

Семинар эшендә 30дан артык кеше катнашты: археология белгечләре, фәнни хезмәткәрләр, студентлар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар һәм Борай районы хакимияте хезмәткәрләре.
Әлеге чарада катнашучыларга Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры, юридик фәннәр докторы, профессор Емелин Сергей Михайлович һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы Ситдыйков Айрат Габит улы катнашучыларны үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Семинар барышында түбәндәге докладлар тыңланды:

Саттаров Рузил Раил улы, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының гыйльми сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты.

Докладның темасы: «Эралар кисешендә Урал алды утрак һәм күчмә халкының үзара бәйләнеше (пьянобор мәдәнияте һәйкәлләре материаллары буенча)»

Колонских Александр Геннадьевич, Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Көньяк Уралдагы археологик мирасы бүлеге кече фәнни хезмәткәре.

Докладның темасы: «Уфа-Агыйдел елгалары арасында Халыкларның бөек күчеш чоры һәйкәлләре».

Тузбәков Айнур Илфат улы, Россия Фәннәр академиясенең Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының Көньяк Урал археологик мирасы бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты.

Докладның темасы: «Төньяк һәм төньяк-көнбатыш Башкортстанның тарихи-мәдәни мирас объектлары: проблемалар, чишелеш юллары».

Ситдыйков Айрат Габит улы, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, профессор, ТР Фәннәр академисе академигы.

Докладның темасы: «Урта гасырлар чорында Идел буе урбанизациясе».

Семинарда катнашучылар уздырыла торган уртак тикшеренүләрнең мөһимлеген, яхшы оештырылуын, иҗади атмосфераның, узган фәнни чараның нәтиҗәлелеген һәм уңышлы булуын билгеләп үттеләр.