Башкортстан Республикасында археологик тикшеренүләр

2024 елның август аенда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты беренче археология экспедициясе Башкортстан Республикасының Илеш районы Иске Кыргыз авылы тирәсендәге Иске Кыргыз каберлеген тикшерүне дәвам итте.

Казу эшләрендә Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре һәм студентлары, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кушнаренко тарих-туган якны өйрәнү музее, РФА Удмуртия тарих, тел һәм әдәбият институты, Иске Кыргыз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аспирантлары, Кушнаренко күп профильле һәм Уфа юридик һәм төзелеш көллиятләре студентлары катнашты.

Казу эшләре территориясе Р.Р. Саттаров җитәкчелегендә 2018 елда тикшерелгән мәйданга төньяк яктан тоташа. 140 м2 мәйданда Пьянобор археологик культурасының 8 каберлеге тикшерелде. Өйрәнелгән каберлекләрнең күмү йоласы бер төрле булуы ачыкланды.
Каберлекләр тирән булмаган гади турыпочмаклы чокырдан гыйбарәт, аларның зурлыгы күмелгәннәрнекеннән аз гына зуррак. Җирләнгәннәрне ике секторга – төньяк һәм көнчыгышка бүленүе игътибарны җәлеп итте. Күмү урыннарының бер өлеше җимерелүе аркасында аларны тикшерү мөмкин түгеллеге ачыкланды.

Тикшерелгән каберлекләрдә табылган әйберләр Агыйдел-Ык елгалары арасындагы Пьянобор комплексларының күпсанлы табылдыклары белән охшашлыклары барлыгы ачыкланды. 2024 елгы казу эшләре вакытында күмү комплексларыннан алынган материалларның хронологик кысаларын б.э. кадәр II гасыр – б.э. I гасыр чикләре белән билгеләргә мөмкин.