Археологлар көне белән котлыйбыз!

15 августта Археологлар көне билгеләп үтелә – бу тарихи мирасны өйрәнүгә һәм саклауга үзләрен багышлаган белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге һөнәр тарихи табышмакларны чишү һәм үткән заманның серләрен ачудан гыйбарәт.

Археология әле дә шактый зур физик көч таләп итә, ләкин бүген ул, тарихны өйрәнүдә һәм реконструкцияләүдә заманча технологияләрне кулланып, техник прогресс белән бергә атлый.

Хезмәттәшләребезгә ныклы сәламәтлек, ачышларга һәм уникаль табышларга бай кызыклы экспедицияләр телибез! Археологлар көне белән тәбриклибез!