Алтын Урда төрбәләрен археологик тикшерү
2025 елның августында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты экспедициясе, Астрахань өлкәсенең Хәрәбәле районы Лапас авылының Ахтуба һәм Олы Ашулук елгалары кушылган урын тирәсендәге төньяк читендә, федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас ядкәре — «Лапас авылы янындагы төрбәләр комплексы» археологик һәйкәлен өйрәнүен дәвам итте. Тикшерү эшләре 2018 елда башланган иде.
Әлеге археологик эшләр урта гасыр шәһәрләрендә тарихи-археологик тикшеренүләр уздыруга һәм Татарстан Республикасыннан читтә тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын өйрәнүгә юнәлдерелгән «Татар халкының үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы буенча үткәрелә.
Экспедиция тарафыннан XIV гасырга караган «Төрбә №1»не өйрәнү дәвам ителде. 2022 һәм 2023 еллардагы казу урыннарының көнчыгыш ягында, гомуми мәйданы 196 кв. м (14х14 м) булган турыпочмаклы «казу урыны №4» корылды. Казу эшләре барышында төрбәнең төньяк-көнбатыш бүлмәсе идәненең кирпеч кладкасы дәвам ителүе теркәлде. Идәндә агач колонналар өчен дүрт чокыр куышлыгы булуы ачыкланды. Идәндә үзәк өлешендә сигез почмаклы йолдыз булган ак кирпечтән эшләнгән 100х100 см постамент теркәлде. Тышкы төньяк стенаның һәм ике эчке стенаның җимерелгән фундамент чокырларының чикләре билгеләнде. Үзәк бинадагы идән тулысынча сүтелгән. Сүтелгән идән астында, ак төстәге кирпеч вагы катламы аралаш сары комнан торган нигез мендәре теркәлде, ул төньяк-көнбатыш бүлмәнең сакланып калган кирпеч идәненең нигез мендәренә охшаган.
Төньяк тышкы стенаның нигезен өйрәнү өчен, 2023 елда башланган 2 нче казу участогындагы чокырны тирәнәйтү эше 20 кв. м. (4,5х4,5 м) мәйданда дәвам иттерелде. Казу барышында, фундаментның кирпеч кладкасы калдыклары һәм аның төзелеш үзенчәлекләре теркәлде. Фундаментта шулай ук озынлыкка һәм аркылыга салынган бүрәнәләр теркәлде. Идәннән фундамент тирәнлеге 215 см, төньяк тышкы стена нигезенең киңлеге 550 см тәшкил итә.
Эш барышында керамика фрагментлары, ялтыравыклы плиткаларны тәшкил иткән бинаның бизәү элементлары, ике тимер ишек элгече һәм тимер кадаклар кебек күп кенә табылдыклар күтәрелде.