Алтайда иртә урта гасырлардагы кыялы сәнгать һәйкәлләрен археологик тикшерү

Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты 29 июльдән 30 августка кадәр Таулы Алтайда төрки каганлыклар чорындагы кыяда ясалган сәнгатьнең яңа сурәтләрен эзләү һәм билгеле булган сурәтләрне ачыклау буенча күпьеллык археологик кыр эшләрен дәвам итте.

Бу сезонда Алтай Республикасының Кош-Агач районында Чаганка елгасы үзәнендәге һәйкәлләрдә аучылык һәм сугыш күренешләре төшерелгән яңа сурәтләр табылды. XX гасырның 80 нче еллары азагында Усть-Кан авылы тирәсендә табылган сурәтләрнең урнашу урыны ачыкланды. Архив материаллары буенча Улаган авылының төньяк тирәсендә ау күренешле уеп ясалган стела булган. Кызганычка каршы, аны таба алмадылар. Тикшерүчеләр тасвирлаган стела булган урын хәзерге вакытта сөрелә. Мөгаен, рәсемнәр сөрү өчен җир әзерләү яки 80 нче елларда төзелеш эшләре өчен бу урыннан ташлар алу нәтиҗәсендә юкка чыккандыр. Шулай ук институт тарафыннан Кош-Агач районындагы Кургак, Онгудай районындагы Калбак-Таш II һәм Торгун кебек һәйкәлләрдә петроглифларны ачыклау эшләре башкарылды.