Алтай дәүләт университетында Евразия даласы археологиясе турында фикер алыштылар

2023 елның 4-6 сентябрендә Барнаул шәһәрендә Алтай дәүләт университеты базасында тарих фәннәре докторы, профессор, АлтДУның археология, этнография һәм музей белеме кафедрасы мөдире, Алтай краенда Россия тарих җәмгыяте бүлеге советы әгъзасы Алексей Алексеевич Тишкинның 60 еллык юбилеена  һәм  археология, этнография һәм музей белеме кафедрасының 35 еллыгына багышланган «Евразия археологиясенең актуаль проблемаларын заманча хәл итү» халыкара фәнни конференциясе узды. Алтай дәүләт университетында Евразия даласы археологиясе турында фикер алыштылар.

Конференция эшендә Евразия даласында археология проблемалары белән шөгыльләнүче галимнәр катнашты. Әлеге чара үзенә Россия Федерациясенең, Казахстанның һәм Монголиянең төрле фәнни үзәкләрен тәкъдим итүче 70тән артык катнашучыны  җыйды. Татарстан Республикасыннан конференция эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты башлыгы, ТР Фәннәр академиясе академигы А.Г. Ситдыйков катнашты.  Ул «Идел буе Алтын Урда шәһәре: формалашу һәм үсеш этаплары» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Аның чыгышында юбилярның күпкырлы һәм комплекслы фәнни эшчәнлеге һәм ике фәнни үзәк арасында урнашкан хезмәттәшлекнең югары мөнәсәбәтләре билгеләп үтелде. Айрат Габит улы АлтДУ археология, этнография һәм музей белеме кафедрасы җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә чиксез иҗади энергия, иминлек һәм һөнәри өлкәдә яңа уңышлар теләде.