А. Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре «Маргулан укулары – 2022»дә катнашты

2022 елның 12-13 апрелендә Алмата шәһәрендә, (Казахстан) Казахстан фән хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында «Маргулан укулары-2022» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Чараны оештыручылар – Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән комитетының А. Х.Маргулан исемендәге Археология институты белән Казах милли университетының тарихи факультеты.

30 ел дәвамында үткәрелә торган «Маргулан укулары» конференциясе иң борынгы фәнни конференцияләрнең берсе булып тора һәм дөньякүләм фәнни бергәлекне берләштерү һәм интеграцияләү өчен традицион мәйданчык булып тора. Шулай ук борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм мәгълүмат алмашу өчен алдынгы фәнни чара булып тора.

Конференция эшендә  А.Х. Халикова исемендәге Археология институты җитәкчесе т. ф. д.  А. Г. Ситдыйков, дистанцион форматта гыйльми сәркатип, т. ф. к. Р. Р. Саттаров һәм Урта гасыр археологиясе бүлеге лаборант-тикшеренүчесе А. И. Бугарчев катнашты.

А. Х.Маргулан исемендәге Археология институты җитәкчелеге белән очрашу барышында төрле яклы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук 2022 елның 11-14 октябрендә Төркмәнстан шәһәрендә узачак «Евразия дала цивилизациясе: кеше һәм тарихи-мәдәни мохит» V Халыкара археология конгрессын оештыру турында фикер алыштылар. Фәнни форумны оештыручыларның берсе – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х.Халиков исемендәге Археология институты.