Татарстан археологлары Үзбәкстанда археологик тикшеренүләр уздырды

2023 елның 23 маеннан 10 июненә кадәр ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Казан федераль университеты һәм Әҗинияз исемендәге Нөкес дәүләт педагогика институты белән берлектә, Үзбәкстанда Каракалпак Республикасының Нөкес районындагы Хайван-кала шәһәрлегендә тикшеренүләр үткәрде.

Хайван-кала шәһәрлеген беренче тапкыр тикшерү эшләре 1947 елда Харәзем археологик һәм этнографик экспедициясенең Каракалпак этнография төркеме тарафыннан үткәрелде. Җыелган материаллар тарихи һәйкәлнең VII-X гасырларга караганын билгеләргә һәм аның урынында урта гасыр гарәп-фарсы тарихи һәм географик әдәбияты буенча билгеле булган Кердер шәһәрен локальләштерергә мөмкинлек бирде. Алдагы елларда шәһәрлек берничә тапкыр Үзбәкстан ССР Фәннәр Академиясенең Каракалпак филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты һәм Нөкес дәүләт педагогия институтының археология төркеме тарафыннан тикшерелде. Тикшеренүләр барышында дүрт чагыштырма-хронологик чор билгеләнде, алар Хайван-каланың мәдәни катламнарын бүлү мөмкин булган шул ук сандагы төзелеш горизонтларына туры килә. Ләкин бу чорларның һәрберсе өчен төгәл даталар билгеләү өчен әлегә  җитәрлек нигезләр юк.

2023 елда 200 кв.м мәйданлы казу эшләре шәһәрлекнең үзәк өлешендә, 2014-2015 елларда Нөкес дәүләт педагогия институтының археология төркеме тарафыннан өйрәнелгән V археологик казылмага  якын урында алып барылды. Ул елларда янган кирпечтән ясалган колонналар нигезе булган корылмаларның калдыклары табылды. Корылма мәчет буларак интерпретацияләнгән. 2023 елгы кыр сезонында әлеге корылманы өйрәнү дәвам ителә.

Эшләр барышында 1,6-1,7 метр калынлыктагы катламнар тикшерелде. 4нче төзелеш горизонтында өч бүлмә табылды, алар археологик материаллар буенча IX-XI гасырларга карарга мөмкин дип фаразла.

2000 гә якын массакүләм археологик материаллар, күбесенчә керамик әйберләр табылды. Моннан тыш, 186 аерым әйберләр: бакыр тәңкәләр, пыяла савыт кисәкләре, кара металлдан һәм сөяктән эшләнмәләр табылды. Барлык ачыкланган әйберләр дә  консервацияләнде. Казу эшләре  2024 елда да дәвам ителәчәк.